САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эмильнең карт бабасының батырлыгын орден-медальләре саклый

Әбиемнең әтисе – бабам Закиров Габделхәмит Закир улы хакында язарга әнием тәкъдим итте.

Мин бик теләп риза булдым, чөнки аның тарихы үземә дә кызыклы иде. Бабамның батырлыгын мәңгеләштерү теләгем дә көчле булды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. 

Габделхәмит бабай 1918 елның 1 октябрендә Мортыштамак авылында туган. Мәктәптә сигез класс белем алганнан соң, ул колхозга эшкә кергән. 1940 елның 24 июнендә аны Кызыл Армия сафларына алганнар. Тик хезмәтен дәһшәтле сугыш өзгән. Аның да хыяллары, тормышта максатлары булгандыр. Алар берсе дә чынга ашмый калганнар. 

Сугышның беренче көннәреннән үк бабам фашист илбасарларына каршы көрәшкә китә. Ул Кавказ арты, Сталинград, Брянск, 1нче Белоруссия фронтларында катнаша һәм күп батырлыклар күрсәтә. 1943 елның 17 июлендә аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Дивизия командирының әмерен үтәп, ул төп позицияләргә снарядлар китерүдә кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. 1943 елның 12 ноябрендә ул янә бүләккә лаек була. Бу юлы “Хәрби казанышлары өчен” медале тапшырыла. Аннан шул елның августында “Сталинград камалышы өчен” бүләкләнә. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүе 1945 елның февралендә була. Габделхәмит бабайга иптәш Сталинның Рәхмәт хаты да тапшырыла, исемле сәгать тә бүләк итәләр. Аның орден-медальләре арасында “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” дип исемләнгәннәре дә бар. 

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, бабай япон милитаризмына каршы көрәшә. Ул туган ягына 1946 елның җәендә генә кайта. Аннан “Салкын Чишмә” колхозында бригадир булып хезмәт куя, соңрак аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Гайнесорур әби белән биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Кызганыч, сугыш кырын исән-имин кичеп кайткан бабамның гомере генә кыска була. Пилорама төзегән вакытта, бәхетсезлек очрагы булып, бабам мәңгелеккә күзләрен йома. 

Сугыш турында укып кына белгән түгел, ә аның үзәгендә кайнаган нәселем герое турындагы истәлекләрне без кадерләп саклыйбыз. Ул якыннары күңелендә мәңге исән, батырлыклары горурлык хисе уяталар. 

Без сугыш турында китаплардан укып, кинофильмнардан карап кына беләбез. Җиңү көне елдан-ел ерагайса да, батырлык үрнәге күрсәткән солдатлар турындагы хәтер күңелләрдә ныграк яңара. Алар даны мәңгелек. Ата-бабаларыбызның исемнәре мәрмәр ташларга язылган, хәтер такталарына беркетелгән, һәйкәлләр дәһшәтле еллар турында искәртәләр. Геройлар батырлыгы турында күпме шигырьләр, әсәрләр иҗат ителгән, җырлар язылган. Тарих кабатланмасын иде. Без тынычлыкта яшәргә телибез. 

Эмиль Шәрипов, Сарман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев