САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Дуслыкның милләте юк. "Без төрле, тик без бердәм"

12 нче апрель көнне Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Без төрле, тик без бердәм" исеме астында "2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"на багышланган чара үтте.

Кунаклар мәктәп буйлап экскурсиядә булдылар. Фәнни-техник, иҗат, геология, экология база мәйданчыгы, мәктәп музейлары, "Җиңү волонтерлары" командасы чыгышы, "ДеTVора" студиясе белән таныштылар. Чарага үз телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча, башка милләтләр белән үзара дус һәм тату яшәүчеләр чакырылган иде. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев