САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслык белән ил көчле, - ди Илексаз мәктәбендә белем алучылар

Бүген Илексаз мәктәбендә класс сәгатьләрендә сөйләштеләр. “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы кысаларында тагын бик күп чаралар уздыру планлаштырыла.

Безнең туган илебез – Татарстан, ул – күпмилләтле дәүләт. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Милләтләр дуслыгы  дәүләтләр  арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли.

Реклама

 “Дуслык – ул  эчкерсез, ныклы бәйлелек”- В. Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә  дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тиктомалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен. Хәзер, чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X