САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби фестиваль туган телне сөючеләрне җыйды

Әдәби уен районның сәнгать осталары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. 

Бүген район үзәгенең Ял паркында район үзәк китапханәсе китап сөюче дусларын кунакка чакырды. “Мин татарча укыйм” әдәби фестивале кысаларында районның 8 мәктәбеннән укучылар командалары үзара тапкырлыкта, зирәклектә, әдәбиятны ни дәрәҗәдә белүләре буенча ярыштылар. Алар чыгышын мәртәбәле жюри әгъзалары - СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, робагыйлар остасы, шагыйрь Дамир Гарифуллин; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйрәсе, укытучы Клара Булатова; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, язучы Рәфкать Кәрами; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева; шагыйрь, язучы, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты Фәрит Яхин бәяләделәр. 
4 турда белемнәрен күрсәткәннән соңгы нәтиҗәләр буенча Сарман урта мәктәбенең “Татар яшьләре” командасы җиңү яулады. 2 урында – Петровка Завод мәктәбенең “Очкын”, өченчедә Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең “Татар яшьләре” командалары булдылар. Барлык командаларга да – сертификатлар һәм катнашучыларга бүләкләр, җиңүчеләргә Диплом, медальләр тапшырылды. 
Әдәби уен районның сәнгать осталары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев