Дамир абыйның розалары кырауга бирешми
Җәмгыять

Дамир абыйның розалары кырауга бирешми

Сарманда яшәүче Дамир абый Гарифуллинның бакчасында – җәй яме. Аның көзгә таба шау чәчәккә күмелүче розалары кырауга бирешми.

  • - Әлеге купшы куак үсентесен моннан 35-37 еллар чамасы элек җылы яктан алып кайткан идек. Безнең якны да үз итте ул, ел саен шау чәчәккә күмелә, - ди Дамир абый. 
    Кичә ул редакциябездә булды һәм безгә бүләккә үзендә җылы җәй ямен саклаучы роза чәчәген калдырды.


Нет комментариев