САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир абый озын гомерле булу серләрен белә

Озын-озак яшәүчеләр һәр җирдә бар. Без алар белән көн саен очрашып торабыз.

Табигать шулай яраткан: бер генә ялкау да, бер генә үз-үзен генә сөюче дә картаеп беткәнче яши алмый. Озак яшәү игелекле, шәфкатьле, гаиләле, эш сөючән, шат кешеләр юлдашы, күрәсең.
Яшәү – тышкы мохиткә яраклаша, күңелне күтәрә белүдән гыйбарәттер. Шулай булмаса, һәр минутта янарга мөмкин. Алай гына да түгел, яшәүнең бөтенләй сүнүе ихтимал. Вакытында яраклаша белүчеләр картлыкларын матур гына каршылыйлар. Андыйлар яңадан яшәреп, чибәрләнеп китәләр. Битләре алсулана, күзләре очкынлана, эшкә дәртләре арта аларның. Кеше яшәүдән туймас, дигән борынгылар. Әмма үз сыенда яшәү кеше өчен иң зур бәхет буладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев