Даими абүнәчебез тагын бер елга “Сарман”га язылды
"Газетаны бик яратып укыйм".
Райондашыбыз Вәсилә Зәйнуллинаның хезмәт юлы төзелеш өлкәсе белән бәйле. Лаеклы ялга чыкканчы, ул район төзелеш идарәсендә штукатур-буяучы булып эшли. Аннан соң да шактый еллар сак оешмаларында хезмәт куя. Вәсилә апа - безнең “Сарман” газетасын даими укучыларының берсе. Ул аны матбугат үзәгеннән үзе килеп ала. Бүген 2022 ел өчен янә яраткан газетасына язылды.
- Мин тик торырга яратмыйм. Шуңа үзем килеп алам, бер хәрәкәтләнеп, аралашып кайтам. Газетаны бик яратып укыйм, шуңа, соңга калганчы дип, иртәрәк язылып куярга булдым, - диде Вәсилә апа.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев