САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өчөйле Саклауда Нәүрүз бәйрәме үтте

"Нәүрүз" ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңайдан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм белән килгән халыкны Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Матур...

"Нәүрүз" ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңайдан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм белән килгән халыкны Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Матур итеп бизәлгән атларда авыл фельдшеры Әнүзә Фәйзуллина, балалар белән Кыш Бабай Раяз Шәехов, Нәүрүз кызы өйләргә кереп, бәйрәм белән тәбрикләп, күчтәнәчләр тапшырып, урам әйләнделәр. Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды. Авыл халкы, килгән кунаклар кайнар коймак, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар, күңелле ял иттеләр. Соңыннан барлык авыл халкы, изге теләкләр теләп, Карачкы яндырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев