Чурашта Республика көнен бәйрәм иттеләр
Җәмгыять

Чурашта Республика көнен бәйрәм иттеләр

29 август көнне Чураш мәдәният йорты территориясендә Татарстан көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмгә авылдагы балалар чакырылган иде.Программа уен-конкурс формасында оештырылды. Татарстан тарихына багышланган викторина , « Кем тизрәк?!» дигән рәсем конкурсы,татар халык уеннары уйнатылды. Балалар ике командагы бүленеп спорт уеннарында да бик актив катнаштылар. Командалар « Россия » һәм « Татарстан» дип аталды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Призлар да мулдан иде.Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте .


Нет комментариев