Чукмарлыда авыл турындагы китап тәкъдир ителде
Бәйрәмне Сәмәрә Хәйруллина алып барды.
Бүген – 26 июнь көнне Чукмарлыда шушы авылда туып-үскән, гомерен дә шушы авылга багышлаган, агроном, авыл Советы, колхоз рәисе һәм башка җаваплы хезмәтләр башкарган, күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен орден һәм медальләр, башка югары бүләкләр белән бүләкләнгән Фәһимә Мөхәммәтшинаның “Көмеш чишмәләр моңы” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Китап - Чукмарлы тарихы, аның тырыш һәм фидакарь халкы турында.
Кичәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты, халыкны китаплы булулары белән тәбрикләде. Фәйзелхак Хәлимов, Факия Хәлимова, Әлфия Зәйнуллина, Зөлфия Туктарова, Сәрия Хәсәнова-Миргасыймова һәм башкалар хатирәләре белән уртаклаштылар, Фәһимә апага, аның кызы – китапны дөньяга чыгаруга зур көч куйган Фәнҗия ханымга, район хакимиятенә һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Кичәдә авылның җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста уллары һәм кызлары үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Бәйрәмне шушы авыл кызы – мәдәни эшләр остасы Сәмәрә Хәйруллина алып барды.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев