Бүген, 4 августта, республика территориясендә яңгыр фаразланмый. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, көн эчендә явым-төшем булмаячак, дип яза «Татар-информ» МА.
Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк: иртән аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә, көндез 14 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы көндез +23..+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Районда да шундый һава торышы көтелә.
Гидрометеорология үзәге иртәнге томан вакытында юл йөртүчеләргә сак булырга тәкъдим итә.
Нет комментариев