Бүген сарманлылар Фольклор көнен күршеләр белән билгеләп үттеләр
.
Милли мәдәниятләр, гореф гадәтләр елы, үз эченә бик күп истәлекләр, вакыйгаларны алган ел буларак, тарихта калып бара. Татарстаныбызда 17 июль, фольклор көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Җәлил мәдәният сараеның Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле чакырулы кунак буларак, бу көнне Мөслимлеләр белән бергә билгеләп үттеләр. Күп еллар дәверендәге «Сунмәс дәрт» ансамбле белән салынган дуслык күпере кабаттан да яңартылды.
Милләтебезнең күрке, онытылмас, милли сабантуйлар бар коллективларны үзенә туплый, берләштерә. Менә быел да бу бәйрәмне фольклор коллективлар бергә җыелышып, матур итеп үткәреп җибәрдек. Ык буенда, табигатьнең иң гүзәл җирендә узган бу очрашу, аралашу һәркайсыбыз өчен бик тә истәлекле булып хәтерләрдә сакланыр әле. Милли мәдәниятләр, гореф — гадәтләр елында мондый күңелле, җылы очрашулар соңгысы булмас әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев