САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Роза апаның иҗат бәйрәме үтте

Шәрләрәмә авылында яшәүче ветеран укытучы, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шәйгарданова Роза Хәким кызы өчен быелгы октябрь икеләтә истәлекле.

Өлкәннәр көне белән бергә ул үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен дә билгеләп үтә.

Шул уңайдан бүген район үзәгендә аның иҗат кичәсе үткәрелде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина һәм башкалар аның гомер буе куйган тырыш хезмәтенә, иҗатына югары бәя бирделәр, аның хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Роза апаның иҗат бәйрәменә аның якыннары, дуслары, аның иҗатын үз итүчеләр дә килгән иде. Очрашу матур җырлар һәм биюләр белән бергә үрелеп барды, Роза апа адресына шулай ук шигырьләр яңгырады.
Рәйханә Мирсәетова җитәкчелегендәге «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе үткәргән әлеге кичә һәркем күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев