САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район республика кунакларын кабул итте

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең депутатлар берләшмәләре Республика Координация советының чираттагы гомуми җыелышы Җәлил поселогында узды.

- Узган ел партиянең Сарман районы Советындагы фракциясе эшчәнлеге республикада яхшылардан танылды. Башкарылган эшләр торышы белән якыннан танышу, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, без бирегә җыелдык. Совет җитәкчелеген һәм членнарын кабул итәргә ризалык биргән район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Чыннан да, үрнәк алырлык нәтиҗәле эшләр күп районда, - дип башлады утырыш эшен республика Координация советы рәисе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясенең фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов.
Совет эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Геннадий Глушков катнаштылар. Кунакларны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде, җыелышта районның социаль-икътисади эшчәнлеге, районда партия, федераль, милли проектларның тормышка ашырылуы хакында чыгыш ясады.
Райондагы эшлекле сәфәр кысаларында республика җитәкчелеге һәм Совет членнары поселокның сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә, Боз сараенда, Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә, аннан мәдәният йортында урнашкан музейда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев