САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасын каршылады

Бүген район "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!"республика эстафетасын каршылады. "Бердәм Россия"партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм эстафетаның лозунгы астында район халкы белән очрашуга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка партия исемлеге буенча кандидат Равил Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре килде. - Республикабыз һәрьяклы үсеше,...

Бүген район "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!"республика эстафетасын каршылады. "Бердәм Россия"партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм эстафетаның лозунгы астында район халкы белән очрашуга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка партия исемлеге буенча кандидат Равил Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре килде.

- Республикабыз һәрьяклы үсеше, дөньякүләм спорт ярышлары, мәдәни чаралары белән үзен бөтен дөньяга танытты, - диде үзенең чыгышында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин. - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "500 бассейн" программасы буенча район үзәгендә "Дулкын" бассейны төзелде, "Балалар бакчаларын - балаларга" проекты буенча "Сандугач" бакчасы салынды, күбесенә капиталь ремонт керде, сәламәтлек саклау өлкәсендәге, авыл территорияләрен үстерүгә, эшмәкәрлекне җәелдерүгә юнәлтелгән һәм башка программалар уңышлы эшли. Без РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан күбрәк депутатлар сайлануга ирешүне максат итеп куябыз. Чөнки алар республика, районыбыз мәнфәгатьләрендә эшләячәкләр. Республикадан "Бердәм Россиялеләр" исемлеген президентыбыз Рөстәм Миңнехановның җитәкләве үзе үк аңа, республикага булган ышанычны күрсәтә. Сез сайлауларда бердәм катнашырсыз дип ышанам.

Аннан соң сүз алган Равил Хөснуллин үзенең "Бөтенроссия халык фронты" әгъзасы да булуын белдереп, "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә башкарган эшләргә тукталды.

- Без ана капиталын бирү вакытын озайта алдык, капиталь ремонт программасы буенча эшләрнең биш еллык гарантия белән башкарылуына ирештек, авыл җирлекләренә табиблар кайтарту программасы озайтылды. Кыскасы, партия һәр гаиләнең мәнфәгатен кайгырта торган программалар буенча эшли. Сез аларны үзегез дә тоясыз, күрәсез, - диде ул.

- Мин партия әгъзасы түгел, әмма "Бердәм Россия"нең сәясәтен хуплыйм, - дип башлады чыгышын район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Нәҗип Миңнеголов. - Бу сайлауларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ышаныч референдумы дип саныйм һәм сезне дә анда катнашырга чакырам. Моннан ун-унбиш ел элек, мин хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә, хезмәт хакын печән-салам, шикәр комы, ит белән түли идек. Ә хәзер агрофирма эшчеләре акчалата авансына кадәр ала. Партия программаларында район да уңышлы катнаша. Аларны алга таба да уңышлы дәвам итү өчен сезнең - райондашларның сайлауларда дөрес тавыш бирүе кирәк.

Очрашуга килгән халык үз проблемаларын күтәреп чыкты.

- Моңа кадәр дә җирлектә - табиблык амбулаториясе ремонтымы ул, ФАПны төзекләндерүме, башкасымы - күп эшләнде. Әмма безнең авыл халкын борчыган бер проблема бар, - диде Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин. - Ул - җәй айларында су кытлыгы. Авылда артезиан коесы казытырга кирәк.

Моңа җавап йөзеннән Равил Хөснуллин "Халык фронты"ның республикада "Чиста су" программасының үтәлешен тикшерүе, Президент Рөстәм Миңнехановка тәкъдимнәрен җиткерүе турында әйтте. Ә авыл халкы исеменнән җиткерелгән бу гозер дә, Колмәттән килгән, шулай ук авылдашларының сүзен җиткергән Гөлфия Закированыкы да үтәлер дигән ышаныч туды.

- Авылыбыз кечкенә булса да, халкы тырыш, бай яши, - ди ул. - Әмма авылда гына бикләнеп ятмыйбыз бит. Олы юл белән тоташтыручы юл начар хәлдә, аңа асфальт салынсын иде. Моңа кадәр булган гозерләребез үтәлеп килде, монсында да ышанычыбыз акланыр, дип уйлыйм.

"Бердәм Россия"леләрнең халык белән аралашуы шулай сорау-җавап рәвешендә дәвам итте. Партиянең бу эстафетасы Татарстанның барлык районары буйлап барачак. Дүшәмбе көнне команда Чүпрәлегә юл ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев