САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Халыкара светофор көнен билгеләп үттеләр

Россиядә светофор 1930 елның январенда барлыкка килгән.

Юл йөрү кагыйдәләренә хәзер балалар бакчасында ук өйрәтәләр. Шуңа балалар юлны нинди төскә чыгасын, кайчан көтеп, туктап торасын яхшы беләләр. Бу, иң беренче чиратта, иминлек өчен мөһим. Бүген районның балалар бакчаларында бу уңайдан күп чаралар үтте.
- Юлда дөрес йөрү буенча без бакчада шөгыльләр үткәрәбез, балалар белән бергә светофор аша чыгып карыйбыз. Районның юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре дә бакчада еш булалар, - диләр “Кояшкай”лылар.
Россиядә светофор 1930 елның январенда барлыкка килгән. Иң элек ул Ленинградта Невский һәм Литейный проспектлар чатына куела. Аннан Мәскәүдә Петровка һәм Кузнецкий күпере почмагына урнаштырыла. Светофор куелган өченче шәһәр булып, Ростов-на-Дону тарихка кереп кала.
Ә Халыкара светофор көнен үткәрү 1914 елның 5 августында Американың бер шәһәрендә булган вакыйга белән бәйле. Бу көнне Кливлендта заманча светофорларга охшаган кызыл һәм яшел төсләрдә янучы фонарьләр барлыка киләләр. Төсләр алмашынганда, җайланма тавыш чыгара торган була.
Ә беренче светофорны британияле Джей Найт 19 гасырда уйлап таба.


Альбина Сабирова язмасы, фотолар һәм видеолар авторлары – Гөлшат Шакирова, Ландыш Гыйльфанова; Эльмира Сабитова, Гөлшат Насыйбуллина; Земфира Зыятдинова, Алина Ражабова (район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев