Безнең картингчылар елны җиңү белән башлыйлар 
Спорт

Безнең картингчылар елны җиңү белән башлыйлар 

.

6 январь көнне Урыссу поселогында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының картинг буенча Кышкы Кубогын ачу тантанасы булды. Безнең пилотлар анда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм гомумкоманда зачетында көмеш медальгә ия булдылар. Үз классларында Ислам Вагыйзов – I, Булат Нигъмәтҗанов – II, Артур Заһиров III урынны яуладылар. Кызларыбыз Лиана Габдрахманова, Арина Гарипова, ярышларның иң яшь катнашучысы Булат Гайнанов аерым котлауга лаек булдылар. 
Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

ФОТО


Нет комментариев