САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәләп җырлыйк әле, райондашлар!

Оксана Ильюп & Нияз Адгамов - "Cу буенда учак яна" җырын гитарага башкара.

Су буенда учак яна

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.

Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялан тәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.

Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.

 көе   сүзләре

Бу җыр  репертуарында бар
Чыганак: http://erlar.ru/node/176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев