Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда үзгәрешләр көтелә
Җәмгыять

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда үзгәрешләр көтелә

Бу яңалыклар күчерү проблемасын бетерергә ярдәм итәчәк.

Шул хакта Хөкүмәтнең мәгариф өлкәсендәге сәясәт турында Федераль Җыенга булган докладында әйтелә. Бу хакта «Известия» яза.

БДИ һәм ТДИ компьютер формасына күчәчәк, бу автомат рәвештә шәхси вариантлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Үзгәрешләр күчерү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр дип көтелә. 

Экспертлар фикеренчә, мондый технологияләр шулай ук мәктәп олимпиадаларын үткәргәндә дә кулланыла ала.
 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188333/


Нет комментариев