САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә түләүләр булачак

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.

«Татарстанда Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге  түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла», - дип билгеләп үттеләр Пенсия фонды белгечләре.

          Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев