Бөек Җиңүдә Габделхәмит абыйның да өлеше зур
Закиров Габделхәмит Закир улы 1918 елда Мортыштамак авылында туа.
Авылда мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. 1940 елның 24 июнендә армия сафларына алына. Ул хезмәт иткән арада Бөек Ватан сугышы башлана. Закиров Габделхәмит тә беренчеләрдән булып фашист илбасарларына каршы көрәшкә кушыла. Закавказье, Сталинград, Брянск, 1 нче Белоруссия фронтлары составында сугыша. Сугышчан батырлыклары өчен “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За оборону Сталинграда” медальләре, Кызыл Йолдыз ордены, Советлар Союзы маршалы, башкомандующий Сталинның Рәхмәт хаты һәм исемле сәгать белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан соң японнарга каршы сугышларда катнаша. Туган якларына 1946 елның җәендә генә әйләнеп кайта. “Салкын чишмә” колхозында хисапчы, бригадир, рәис булып эшли. 1958 елда бәхетсезлек очрагыннан вафат була. Тормыш иптәше Гайнесорур апа белән биш бала табып үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев