САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкалар турында кайгыртып

Бүген - 5 нче декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Волонтерлар хәрәкәте бездә әле җәелеп кенә килә. Билгеле, ул элекке тимурчылар хәрәкәтен хәтерләтә: өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм, төрле бәйрәм чаралары үткәрүдә, хәйрия эшләрендә катнашу, башкаларны да изге эшләргә тарту. Алар эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең буш вакытларын...

Бүген - 5 нче декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Волонтерлар хәрәкәте бездә әле җәелеп кенә килә.
Билгеле, ул элекке тимурчылар хәрәкәтен хәтерләтә: өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм, төрле бәйрәм чаралары үткәрүдә, хәйрия эшләрендә катнашу, башкаларны да изге эшләргә тарту. Алар эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыруга өлеш кертү кебек юнәлешләр дә бар. Бу максаттан алар төрле чаралар, акцияләр үткәрәләр. Волонтерлар хәрәкәтендә катнашып, яшьләр үзләрен лидер буларак та күрсәтү мөмкинлеге алалар.
Сарман волонтерлары да эшчәнлекләрен төрле юнәлештә алып баралар. Алар дүшәмбе көнне Сарман сәнгать мәктәбендә инвалидлар декадасы кысаларында уздырылган чараны оештыруда да катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова актив волонтерларны бүләкләде.
Рәсемдә: Сарман гимназиясе укучысы Гөлназ Гарипованы бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев