Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азалактан Җәүһәрия Касыймова 90 яшен тутырды

«Аллаһка шөкер, өйләр җылы, өс бөтен, ни ашыйсың килсә, шул бар», – дип, куанып утыра безнең әни. Хәер, туксан яшькә җиткән һәр көне дә шатлыктан гына тормаган шул аның.

Ул заман кешеләренең барысының да диярлек язмышлары бер төрле. Сабирҗан бабай белән Саҗидә әбинең куанычы булып 1935 елның 24 декабрендә Азалак авылында дөньяга аваз салган кыз миңа әни булган. Балачагын дәһшәтле сугыш урлаган аның. Илгә килгән афәт һәр гаиләнең ишеген шакыган. Шулай итеп, әнинең дә әтисе яу кырында ятып калган, төпчек энесен дә сугыш уты йотып алган. Шул көннән авыр сынаулар башланган.

– Ул еллар барыбызга да күп авырлыклар алып килде. Ярый, әнкәй бик тырыш булды. Ирсез калса да, сыерны, сарыкларны бетермәде, безне ач итмәде. Дөрес, ятимлек үзенекен итә иде. Бигрәк тә сугыштан соңгы еллар авыр булды. Тормыш йөген бергә тартырбыз, дип, әнкәй күршедә яшәгән Габделхак абый белән кушылышты, – дип искә ала әниебез.

Ул вакытта мәктәп тә бөтен авылда да булмаган бит. Әниләр Каранга барып укыганнар. Ишле гаилә булгач, җиде класс кына белем ала алган. Шуннан әни эшкә чыккан.

– Эшләмәгән эш калмагандыр инде: трактор прицепщигында да йөрдем, торф чыгарырга да җибәрделәр, урман кисәргә дә бардык, – ди әни, бу хакта сүз чыккач.

Эш эш белән уза, тик яшьлек тә үзенекен итә. Әтиебез – күрше егете Мөҗәһит белән гаилә корып җибәрәләр алар. Ул бик тырыш, эшчән булды. Аның вафатына 10 ел тулса да, бик сагынабыз, юксынабыз әткәйне. Куллары алтын иде аның. Авылда ул төзегән клуб, балкып, аның Өебезнең нуры ул: тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә... 90 яшен тутырган Җәүһәрия апа заманында паласлар да суккан, итек баскан. якты истәлеге булып тора. Әни белән 58 ел тигез гомер итеп, безгә үрнәк булып яшәделәр. Шушы дәвердә “1 Май” колхозында тырышып эшләп, икесе дә хезмәт ветераны, “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемнәренә лаек булдылар. Әниебез Азалак фермасында бозаулар карады, сыерлар сауды, 30 ел сарык фермасында эшләде. Хезмәтләре күпсанлы Мактау кәгазьләре белән дә бәяләнде, рәхмәт сүзләре ишетеп яшәде. “Социалистик ярыш җиңүчесенә” дигән таныклыгы да – аның тынгысыз хезмәтенә дәлил. Җидешәр гектар чөгендер басуында ныклыкка сыналган еллары да аз булмады. Әле бәрәңгесе дә була иде. Әниебез бервакытта да сынатмады. Лаеклы ялга чыккач та, әни эшсез утыруны белмәде. Ындыр табагында хезмәт куйган еллары да мактауга лаек. Халыкчан итеп әйткәндә, хатын-кызның тормыш мәшәкатьләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел бит. Өйдә ир, балалар бар: аларны ашатырга, киемнәрен юарга, өен җыештырырга, ихатасын чиста тотарга кирәк. Әниебез гомергә бакча эшен яратты. Элекке заманнарда авыл бакчачысы булган Минтаһир бабай белән бергә суган, кыяр, карлыган үстерәләр иде. Аннан кичләрен палас сугалар иде. Кул эшләрен әле дә кадерләп саклый әни. Яшь чакларында әтием белән бергә итек бастылар. Безнең аяклар, аларның тырышлыгы белән, һәрвакыт җылыда йөрделәр. Без – ике баланы кадерләп, яратып үстерделәр алар. Безгә биргән тәрбияләре, аң-белемнәре өчен, без әти белән әнигә олы рәхмәтлебез. Әниебез – бүгенге көндә дә акыллы киңәшчебез, ярдәмчебез, зур терәгебез безнең. Биш оныгына, җиде оныкчыгына да яраткан әбекәй ул. Матур гөлләр үстерә, чәчәкләр ярата. Без аның алдагы көннәрдә дә сәламәт, бәхетле, кадерле һәм үз акылында, сыенда булуын телибез.

Касыймова Җәүһәрия Сабирҗан кызын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарлукшина да сихәтлек, кадерхөрмәт теләделәр.

Әлфинур Харисова, җирлек башкарма комитеты секретаре:

– Җәүһәрия апа гомергә тырыш, эшчән булды. Аның белән берзаман ындыр табагында эшләргә туры килгән иде. Хезмәтен яратып, булсынга эшләгәнен күреп, сокланган идем шул чакта. Ул бервакытта да кешегә салынмады, аркаланмады. Яшәгән йортлары да гөлчәчәккә күмелеп утыра аларның. Капка төбендә дә эре-эре дәлия чәчәкләре үсә. Яшелчә орлыклары әзерләү буенча да бик оста ул, алымнарын да белеп куллана, тәҗрибәле бакчачы.

Рузалия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев