САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалак укучылары чишмәгә экскурсиягә бардылар

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.

Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Бүген мәктәп яны "Күңелле балачак" ял лагерында тәрбияләнүче балалар авыл чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Авыл җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр җитәкчелегендә авылның абый-апалары, чишмәне төзекләндереп, изге эш башкардылар.

- Чишмәбезне авылыбыз халкы изге урын дип исәпли, күп кеше чишмәбез суын куллана башлады, чишмәбезгә юллар өзелми диярлек. Без дә чишмә суы белән сыйландык, суы бик тәмле! Чишмәбезнең суы кимемәсен, саклыйк, чиста тотыйк! - дип хәбәр иттеләр Азалак мәктәбе укучылары.

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
һәрбер кеше белсен бәһәңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне!
Белик, дуслар, чишмә кадерен!

Азалак укучылары чишмәгә экскурсиягә бардылар

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев