Азалак мәктәбе укучылары  имтихан тапшырырга әзер
Мәгариф

Азалак мәктәбе укучылары имтихан тапшырырга әзер

21 нче ноябрь көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары психологик-педагогик, медицина хезмәте үзәге психологы Лилия Миргасимова белән очраштылар.

9 класс укучыларының имтихан тапшырасы җаваплы еллары. Лилия Расиховна балаларның психологик халәтен тикшерде, аларга үзләрен имтихан алдыннан ничек тотарга кирәклеген аңлатып, файдалы киңәшләрен бирде. 5 класс укучыларына психологик тренинг үткәрде. Очрашудан балалар бик канәгать калдылар.


Нет комментариев