Азалак мәктәбенә 100 яшь тулды
2 апрельдә Азалак мәктәбенең 100 яшьлек юбилее билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, аның урынбасары Газинур Габидуллин, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган мәртәбәле кунаклар, хөрмәтле ветеран укытучылар катнашты.


Бәйрәмне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов ачып җибәрде. Фәрит Мөнәвир улы, юбилей белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык фидакарь эшчәнлек өчен һәм мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан, районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Азалак коллективы, директоры бүләкләнделәр.


Мәктәпкә кыйммәтле бүләк тә тапшырылды. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр дә булды. Бәйрәм төрле елларда укыган укучыларның хатирәләре, аларның матур теләкләре, дәртле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.


Фотолар район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев