1999 елның 30 апреленнән башлап, Россиядә янгын сагы көне билгеләп үтелә.
Әлеге авыр һәм җаваплы хезмәткә гомерләрен багышлаучылар районыбызда да аз түгел. Шуларның берсе – Азалак авылыннан Ирек Латыйпов.
Ул Сарманның 131 нче санлы янгын-коткару частендә һөнәри бәйрәмнәренә нигез салынган елдан бирле эшли.
– Бер-ике ай гына янгын сүндерүче булып эшләдем дә, каравыл начальнигы итеп билгеләделәр. Каравылда тугыз кеше эшлибез, минем кебек вазифаны тагын өч кеше башкара. Хезмәтебез – алмашлы, бер көн эшләп, өч көн ял итәбез, – дип башлады ул сүзен.
Хәзер Ирек Әзһәр улына – 63 яшь. Биш ел элек, хезмәт стажы тулып, ул лаеклы ялга чыккан булган, узган елның ноябрендә «пенсия яше» дә җиткән. «Белгән эшне башкарабыз инде. Алмашка кеше күренми әле, эшлибез, Аллаһ боерса», – диде ул.
Ветеранны коллективта да бик хөрмәт итәләр. Район халкыннан да рәхмәт сүзләре еш ишетә янгынчы. Тулырак язманы район газетасының 30 апрель саныннан укый алачаксыз.
Нет комментариев