САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Автоэксперт сатар алдыннан машинадагы сызылган урыннарны буямаска киңәш итте

Кулланылган автомобиль сатучылар еш кына машинаның тышкы күренешен «ялтыратырга», кузовтагы төрткән-сызылган урыннарны яисә таш тиеп кителгән нокталарны буяп куярга тырыша.

Сатып алучыга яхшы күренсен дип тырышсалар да, бу кире нәтиҗә бирергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, автоэксперт Константин Лигачев машинаны сатар алдыннан мондый «косметик» ремонт ясаудан тыелырга киңәш итә.

Белгеч аңлатуынча, кузовтагы зарарланган урыннарны яшерү сатып алучыда шик уятачак. Ул «буяу астында җитди авария эзләре яшеренмиме?» дип уйланачак.

«Әгәр сез машинаның бердәнбер хуҗасы икәнсез һәм аның тарихын яхшы беләсез икән, кузовтагы вак-төяк дефектларны төзәтмичә сату хәерлерәк. Бу — машинаның зур һәлакәткә очрап, яңадан буялмавына үзенә күрә бер гарантия булып тора», — ди Лигачев.

Бүгенге көндә автомобиль тарихын махсус базалар аша тикшерү кыен түгел. Моннан тыш, күпләр машина карарга заманча җайланмалары (толщиномер) булган белгечләр белән килә. Алар буяуның заводныкы түгел икәнен, буявы бозылган урыннарның ясалма рәвештә яшерелүен тиз ачыклаячак.

Шулай итеп, бүгенге базарда «төзәтелгән» ялтыравыкка караганда, машинаның табигый, «честный» халәте югарырак бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев