Автоэксперт машиналарны җәйгә әзерләү тәртибен аңлатты
Кышкы салкыннардан соң автомобиль аерым игътибарга мохтаҗ.
«Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында автоэксперт Константин Лигачев машинаны җылы сезонга әзерләүнең иң мөһим адымнарын санап үтте.
Аның сүзләренчә, техник хезмәт күрсәтүне түбәндәге тәртиптә башкару мөһим:
* Суыту системасын чистарту. Кыш буе радиатор катламнарына җыелган тоз һәм пычрак двигательнең суынуына комачаулый. Һава җылыну белән бу моторның кызып китүенә (перегрев) китерергә мөмкин. Шуңа күрә радиаторны яхшылап юу зарур.
* Кондиционерны карау. Озак вакыт эшләми торганнан соң, кондиционер системасында бактерияләр җыелырга яки фреон дәрәҗәсе төшәргә мөмкин. Белгеч системаны чистартырга һәм техник торышын тикшерергә киңәш итә.
* Көпчәкләрне алыштыру. Бу — һәр йөртүче өчен иң таныш һәм мәҗбүри процедура. Көннәр җылыту белән кышкы шиналар үз сыйфатын югалта, шуңа күрә аларны вакытында җәйгегә алыштыру куркынычсызлык өчен мөһим.
«Радиаторны юу өчен әле бераз иртәрәк, бу эшне тотрыклы җылылар килгәч башкару яхшырак», — дип билгеләп үтте Лигачев.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев