САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әүлия моңнары” Абхазия Сабан туенда катнашачак

Июль аенда Абхазиядә беренче тапкыр Сабантуй үткәреләчәк.

Аны оештыручылар исемлегенә Иске Минзәләбаш авылыннан “Әүлия моңнары” тальянчылар ансамбле дә кергән. Ул өлкән яшьтәге апа-абыйларны берләштерә.
Ансамбль белән Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева җитәкчелек итә. Төркемдә – 10 хатын-кыз. Ир-атлардан төп баянчы - Марсель Хәсәнов, курайчы - Мөнәвир Вәлиев. Алар музыка инструментларында гына уйнап калмыйлар, җырлыйлар, бииләр һәм мөнәҗәт әйтәләр.
1 июльдә “Әүлия моңнары” ансамбле Абхазиягә китә, “Алтын мәйдан” исемле халыкара инклюзив фестивальдә катнаша. Быел тарихта беренче тапкыр бу илдә Сабантуй оештыру ниятләнә. Татарстан һәм Башкортостан республикалары вәкилләре чарада катнашырга әзерләнәләр. Иске Минзәләбаш үзешчәннәренә зур эш йөкләнгән: сөлге җыю, сөрән сугу, бәйрәмне оештыруга өлеш кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев