Ат елында туган кешеләр нинди алар?
Кызыл Утлы Ат елында туганнар ялганны, икейөзлелекне яратмыйлар.
Алар эштә дә, сүздә дә ихлас, эчендәгеләре – тышында. Шул ук вакытта үз көчләренә ышаналар. Уйларына килгән эшне алар хәзер һәм шушы мизгелдә үк эшләп куйсыннар, тартып-сузып йөрисе түгел. Ат елында туганнар – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, тырыш кешеләр. Бәйрәм яраталар, күңелле бәйрәмнәрне оештыра да беләләр. Тиз аралашучан, белмәгән кеше белән дә минут эчендә танышып, дуслашып китә алалар.
Голландия рәссамы Рембрандт Харменс ван Рейн, Италия композиторы Антонио Вивальди, поляк композиторы Фридерик Шопен, пролетариат юлбашчысы Владимир Ленин, язучы Корней Чуковский, рус композиторы Дмитрий Шостакович, Россиянең беренче президенты Борис Ельцин, Британия музыканты Пол Маккартни, актер һәм каскадер Джеки Чан – Ат елында туган шәхесләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев