Асилә 20 мең сумлык сертификатка ия булды
Билгеле булганча, ел дәвамында социаль әһәмияткә ия бәйрәм көннәрендә туган балаларны район башлыгы тәбрикли.
Чираттагы шундый хөрмәткә Сарман авылында яшәүче Румил һәм Камилә Мусиннар гаиләсендә икенче сабый булып дөньяга килгән Асилә лаек булды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә – бала 2025 елның 6 ноябрендә, ул көнне бала туу булмаса, 3-9 ноябрь көннәрендә туган очракта, бала караваты алу өчен, район башлыгы тарафыннан гаиләгә 20 мең күләмендә акча биреләчәге мәгълүм иде. Бүген Фәрит Мөнәвир улы бүләк сертификатны кечкенә кызның әти-әнисенә тапшырды, Әниләр көне белән тәбрикләп, Камилә Марат кызына чәчәк бәйләме бүләк итте.
Мусиннар, “Безнең геройларга” акциясенә кушылып, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга юлланган хатка имзаларын куйдылар, ил-көннәргә тынычлык теләделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да яшь әти белән әнигә җылы тәбрик сүзләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, ныклы гаилә бәхете теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев