Әзһәр абый белән Мөхәссәнә апа тимер туйларын елмаеп каршы алдылар
Бүген – 2 ноябрь көнне Илексаз авылының хөрмәтле кешеләре – хезмәт ветераннары Әзһәр һәм Мөхәссәнә Рәхимовларның бергә гаилә корып яшәүләренә 65 ел тулды.
Әзһәр абый гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя, сыерлар, атлар карый, 71 яшенә кадәр эшли, күп бүләкләргә ия була. Мөхәссәнә апа, күп еллар күмәк хуҗалыкта эшләгәч, балалар бакчасына пешекче булып күчә, лаеклы ялга да шуннан чыга, тырыш хезмәте белән хөрмәт казана.
Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тәбрикләде, кыйммәтле бүләк тапшырды. Авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова да юбилярларга матур теләкләрен җиткерде. Бу көнне аларны шулай ук авылдашлары, якыннары да ихлас күңелдән тәбрикләделәр, иң җылы котлау сүзләренә күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев