САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апрель явымлы булса – яхшы уңышка

Хәтерләсәгез, гидрометеорология үзәге белгечләре кыш көне үк елның нинди булачагын фаразлаганнар иде.

Кыш җылырак килсә дә, акрын-акрын суыта барачак, язга, төгәлрәк әйткәндә, май аена һава торышы элеккеге нормаларга кайтып бетәчәк, дигәннәр иде алар. Сизәсездер, бүгенге көндә урамда аномаль җылы да, аномаль салкын да түгел. Апрель ае мул яңгырлары белән дә куандырды. Ә бүген төш вакытында район үзәгендә кыска вакытлы боз да явып үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов хәбәр иткәнчә, аның уҗымнарга, авыл хуҗалыгы культураларына, гомумән, үсемлекләргә зыяны юк. Халык сынамышлары да әйбәт җәй, мул уңыш вәгъдә итәләр.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.
28 апрельдә җил көньяктан иссә - яңгырга. Шушы ук көнне ишек алдына умарта күче очып керсә – бәхеткә.
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр. Яшен яшьнәсә – мул уңышка. Бу көнне зирек чәчәк атса – карабодай утыртырга вакыт.
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр. Бу көнне кырмыскалар өйгә керсә – шулай ук бәхеткә. Зирекнең алкалары күп булса - солы уңачак, чыршыда күркәләр күп булса - арпа уңачак.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев