«Әнием шөгыле» бәйгесенең беренче катнашучысы - Гөлшат Бәхтегәрәева
Дуслар! Әниләр көне алдыннан без «Әнием шөгыле» дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Аның беренче катнашучысы – Җәлил поселогыннан Гөлшат Бәхтегәрәева.
– Мин сезгә Әнием Хакова Гүзәлия Хәниф кызы турында сөйләргә булдым. Иң зур хәрефләр белән язырлык минем Әнием! Ул Сарман районы Әлмәт авылында туып-ускән. Һөнәре буенча пешекче, пешекче булып эшләде дә инде. Ул пешергән әйберләр дөньяда иң тәмлесе иде.
Шул гади генә пешекче Әнием 26 яшендә зур геройлык эшләде: без ике бала янына тагын алты бала – үзенең сеңелләрен, энеләрен алды. Әбиебез вафат булгач, аларны балалар йортына бирәсе булганнар. Әнием җан тырмашты, аларны читкә җибәрмәде. Шулай итеп , без бәләкәй генә йортта сигез бала үстек. «Күңелең киң булса, урының иркен була ул», – дияргә ярата иде Әнием. Әлбәттә, Әтием риза булмаса, Әнием генә булдырып чыгара алмас иде бу эшләрне. Шуңа күрә Әтиемне дә зур хәрефләр белән язырлык минем!
«Хәзер күп кеше чит балаларны да алып үстерә, моның нинди геройлыгы бар?» – диярсез, бәлки? 1983 елда бу чын геройлык иде! Кибетләрдә азык-төлек, киемнәр бетеп киткәндә, кешеләр үз балаларына да ни ашатырга белмәгән вакытларда, Әнием безне ач-ялангач итмәде. Әле үстереп, укытып, мулдан туйлар үткәреп, башлы-күзле дә итте!
Икешәр эштә эшләде, аның өстенә маллар да тотты. Сәгать дүрттә торып, сыер савып, аннары эшкә китә иде.
Шушылай эшләп, тырышып, өзлеккәндер Әникәем, бик иртә яннарыбыздан китеп барды.
Инде вафат булганына да 13 ел үтеп китте. Һаман сагынып искә алабыз. Ул үстергән балалар аңа мәңге рәхмәтләрен укыйлар, – дип язды ул безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев