САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз кебек ир-егетләр белән райондашлар горурланалар

Батырлар янәшә яшиләр.

Беренче карашка башкалардан аерылып тормасалар да, андыйлар рух ныклыгы, кыю, максатчан булулары, ихтыяр көче белән үрнәк. Ә нәрсә соң ул батыр булу? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлыйдыр. Курку белмәсләр батырлык эшләргә сәләтле булалар. Кыюлар кыя сайлый, диләр. Мөгаен, гадәти кеше башкара алмастай эшне башкару - батырлыктыр. Сүзебез нәкъ менә шундыйларның берсе - хәзергесе көндә ерак Украина җирләрендә барган хәрби операциядә катнашучы, шушы дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган Салихов Алмаз Марс улы хакында. Ул 1984 елның 26 гыйнваренда Сарман авылында туган. 2001 елда Сарман гимназиясен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм филология бүлегендә белем ала. 2006 елда дипломлы белгеч туган ягына кайтып, эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Хезмәтен яратып, төгәл итеп башкара ул. Тиешле дәрәҗәдә хәрби белем, тәҗрибә туплап, Казан танк училищесында хәрбиләр әзерләү теләге белән яна башлый егет. 2015 елда, йөрәк авазы кушуы буенча, хәрби контракт төзеп, Алмаз Таҗикстанга хезмәткә китә. Алты елдан соң аны Сахалинга күчерәләр. Гаиләсе дә үзе белән бергә - ул кайда булса, шунда күченеп йөри. Тормыш иптәше Гөлшат белән бер ул һәм кыз тәрбиялиләр Салиховлар.
Украинада хәрби операция башлангач, Алмаз илебез иминлеген сакларга, үзенең профессиональ хезмәтен башкарырга дип, март аенда шунда китә. Бүгенге көнгә кадәр хезмәтен намус белән башкара егетебез.
Солдат сугышны үзе сайламый, бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугры калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ менә шунда күренә. Алмаз гаиләсен, туганнарын, әнисен онытмый, җае чыккан саен, хәбәрләшеп тора. Әтисе Марс Мизхәт улы гомере буе торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә хезмәт куя, кызганыч, ул 2006 елда вафат була. Әнисе Халидә Талип кызы Сарман икмәк комбинатында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Сеңлесе Гөлназ гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Батыр ул тәрбияләп үстергән әти-әнисенә - олы рәхмәт.
Шушы көннәрдә Алмаз белем алган гимназия укучылары батырның өендә – әнисе янында булдылар. “Күңел җылыбыз Сезгә” акциясенә кушылып, алар кыю егет тәрбияләгән анага рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ирештерделәр.
- Илебез сагында торучы ир-егетләребезнең батырлыгы, максатчанлыгы, рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәше безгә һәрчак үрнәк. Безнең күңелләребездә киләчәккә өмет, тынычлык тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә, батырлар. Сезгә сабырлык телибез, Халидә апа, - диделәр яшьармиячеләр һәм чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
Без райондашыбыз – кыю йөрәкле егетебез Алмаз Салихов белән горурланабыз, аңа хезмәтендә ныклык, сабырлык, уяулык һәм туган якларына исән-имин, җиңү яулап әйләнеп кайтуын телибез. Әнкәсенең изге догалары, хәер-фатихасы саклап йөртсә иде үзен. Исән-сау булып, хәерле очрашулар насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искитмэле, эче тулы ут, э ул эштэ уен колке сойлэшеп хезмэттэшлэренен кунелен ача, АН-ын сменасында цех горлэп тора. Рэхмэт Халида апа,сез куплэргэ урнэк.Улыгыз белэн исэнлектэ курешеп, шатлык куанычларга кумелеп яшэргэ язсын сезгэ.