САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт авылының 21 яшьлек егете урып-җыюда өченче елын катнаша

Кайвакыт яшьләрнең авыл җирлегендә яшәргә теләмәүләре, аларның шәһәргә китү ягын караулары турында ишетергә туры килгәли. Әлбәттә, бу сүзләрдә дөреслек гел юк түгел. Ләкин кире үрнәкләр дә очрый.

Мисал өчен, авыл хуҗалыгы өлкәсен алыйк. Анда шактый күп яшьләр эшли. Аларның кайберләрен хәтта үзләренә күрә «ветеран» дип тә атарга була. Әлмәт авылы егете Эльмир Рәҗәпов та, яшь булуына карамастан, шактый тәбрибә туплап өлгергән. Быел әле 21 яшен генә тутырган механизатор урып-җыю кампаниясендә өченче елын хезмәт куя инде. Әле бит аңа бер елын яраткан эшеннән аерылып торырга да туры килгән. Сәбәбе дә хөрмәткә лаек – Эльмир хәрби хезмәттә булгач, узган елгы кампания аннан башка үткән. Быел инде ул калдырганын куып җитәргә тырыша. Кайвакыт бу тырышуы егетне бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтенә дә чыгара.
- Беренче елны ук, комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә чыгу белән, ошап китте. Нәтиҗәдә үзем төп комбайнчы булып куйдым. Дөрес, үзем ярдәмчеләрсез эшләдем, шуңа күрә авыррак булды, - диде Эльмир.
«Туктагыз әле, ничек инде «эшләдем»? Яшь егетебез кая китте соң?», дип борчыласызмы? Борчылуларыгыз – юкка. Моңа сез, район газетасының 2 сентябрьдә чыккан санын укып, үзегез ышана алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев