Әлмәт авылында да Җәлилнең хәйрия концертын яратып кабул иттеләр
2025 ел — «Ватанны саклаучылар елы»! Бу ел дәвамында Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен хөрмәтләү, һәлак булганнарны искә алу һәм СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшләре алып барыла.
"Дуслык" ансамбле (җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина) хәйрия концертлары белән бу изге эшне башлап җибәрде. Иске Әлмәт авылында үткән концертта уллары-якыннары ут эчендә булган әти-әниләр күңеленә үтеп кергән жырлар, шигырьләр тамашачыларны дулкынландырды.
Районыбызның Иске Кәшер, Ләшәү Тамак авылларында да уңышлы концертлар үтте.
Концертлардан җыелган акчалар "Сушим-парим для СВОих" волонтерлар группасына (җитәкчесе Зөһрә Валиуллина) тапшырыла. Алар СВОдагы сугышчыларыбыз өчен коры ашлар әзерлиләр һәм посылкалар җыялар.
Бу изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев