САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллаһ йортына манара куелды

Районда барлыгы 43 мәчет бар. Шуларның иң беренче салынганы - Рангазарда, ә иң яңасы - Куҗак авылында. Узган атнада аңа манара куюга халык күп җыелган иде, һәм кайберләре үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы, Алфинур Мияссарова: - Мәчет "Татнефть", агрофирмалар, авыл халкы тарафыннан җыелган акчага төзелде, аны...

Районда барлыгы 43 мәчет бар. Шуларның иң беренче салынганы - Рангазарда, ә иң яңасы - Куҗак авылында. Узган атнада аңа манара куюга халык күп җыелган иде, һәм кайберләре үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар.
Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы, Алфинур Мияссарова:
- Мәчет "Татнефть", агрофирмалар, авыл халкы тарафыннан җыелган акчага төзелде, аны салуны үзебезнең авыл кешесе - Фазыл Сәлимгәрәев башлап йөрде. Бу изге эштә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Аллаһ боерса, әйбәтләп кенә эшләрен бетереп, матур итеп ачарга язсын.
Альмира Шәфыйкова:
- Мәчет салулары өчен сөенәбез, күптән кирәк иде инде ул авылга. Яхшы итеп эшләделәр, аларга рәхмәт яусын.
Илис Сәхәбиев:
- Мәчеткә намазларга йөрерлек кеше бар, ул буш тормас, Аллаһ боерса.
Мөсәпбиха Хисаметдинова:
- Шушы авылда 1928 нче елда тудым, шушында үстем - мәчетнең булганын гел белмим. Аллага шөкер, мәчетле булдык.
Сәет хәзрәт Хаков:
- Бу урында мәчет төзелүе авыл халкына гына түгел, моннан үтеп баручы кешеләргә дә зур куаныч. Юл өстендә мәчет булуы бик уңайлы инде ул. Элегрәк татар авылларында берәр генә түгел, хәтта бишәр мәчет булган. Аллаһ Тәгалә, кайсы җирләрдәге мәчетләрдә кешеләр җыелганын белер өчен, фәрештәләрен җибәрә. Әгәр дә мәчетләргә кешеләр килсә, фәрештәләр башка фәрештәләрне чакыралар. Алар белән хәтта җир белән күк арасы тулыр. Аллаһ Тәгалә, бу кешеләрнең догаларын кабул итәрмен, һәм дә инде гөнаһларын кичерермен, ди. Бер фәрештә әйтә: "Я Раббым, синең бер бәндәң монда Сине искә алырга түгел, ә үзенең йомышлары белән керде". "Ул бәндәмне дә өлешсез калдырмамын, аның да гөнаһларын гафу итәрмен", - ди Аллаһ Тәгалә. Мәчеткә йөрү күңелләрне пакьләндерә, авылны да җанландыра. Мәчетле авыл бетми, иншаАллаһ.
Имам хатыйб итеп, Аллаһ боерса, Илис абыйны әзерләргә инде.
Озакламый Куҗак мәчетендә дә сафларны тутырып, җәмәгать белән намазлар укылыр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X