САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җәлилнең хәйрия концертын Саклаубашта да бик яраттылар

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Җәлил поселогы мәдәният сараеның Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле чираттагы концерт программасын Саклаубаш авылы халкына бүләк итте.

- Авыл җирлеге башлыгы Лилия Мансур кызы Габидуллинаның чакыруын бик теләп кабул иттек. Безгә шушы җирлеккә караган мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә кушылдылар. "Без бергә" дип исемләнгән бәйрәм программасы, мөгаен, Саклаубаш халкына hәм җирлек кунакларына ошагандыр, яратып алкышладылар, рәхмәт, - диде концертны оештыручы ансамбль җитәкчесе. 

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Мансур кызы, авыл халкын бәйрәм белән котлап, бүгенге көндә хәрби операциядәге егетләрне дә җылы сүзләр белән искә ала, әниләренә сабырлык, түземлек тели hәм рәхмәтләрен җиткерә. 

Җәлил бистәсендә эшләп килгән "Сушим, парим для СВОих " волонтерлар төркеме вәкиле Гүзәлия Гарипова тамашачыларны кылган изге эшләре белән таныштыра, концерттан кергән акчаларга ниләр алынганы, аларны ничек хәзерләүләре турында сөйли. 

- Районыбызның күрше районнары белән чиктәш Саклаубаш авылы белән Җәлил арасы - 80 км чамасы. Шулай булуга карамастан, бергә уздырган санаулы сәгатьләр, җылы очрашу һәркайсыбыз күңелендә уңай фикерләр, яхшы тәэсирләр калдырды. Безгә теләктәшлек иткәннәргә рәхмәтебез барып җитсен, - диде хәйрия концертлары авторы Нәвия Рәүдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев