Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җәлилдә Май чабуны бәйрәм иттеләр

Масленица, ягъни Май чабу – кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме. Бу иске славян бәйрәме саналса да, аны күп гасырлар дәвамында Россиянең барлык халыклары да яратып үткәрәләр.

Бәйрәм христианнарның Бөек посты алдыннан үткәрелә һәм атна буе дәвам итә. Бу атнада кешеләр күп кунаклар чакыралар, туганнары белән күрешәләр, һәм, иң мөһиме, табын түрендә һәрвакыт майда кызган коймаклар урын ала. Бәйрәмнең исеме дә шуннан алынган, дигән ышаныч яши. Түгәрәк, алтын төсендәге коймаклар кояшны символлаштыра. Җылы нурларын сипкән кояш яз көне яктырак балкый, көннәр озыная, кышкы салкыннар китеп бара.

– Бәйрәм атнасында һәр көннең үз исеме һәм йоласы бар. Дүшәмбе бәйрәмне каршы алабыз, сишәмбе төрле уеннар оештырыла, күңел ачулар була. Чәршәмбе көнне табынга төрле тәмле һәм татлы ашлар чыга. Пәнҗешәмбе киң табын корыла, ә җомга каенана кичәсе үткәрелә. Шимбә көнне киленнәр кунак итәләр, ә якшәмбе гафу үтенү көне дип атала. Бу көнне кешеләр бер-берсеннән килгән рәнҗешләр өчен гафу үтенәләр. Аннары зур карачкы ясыйлар һәм аны яндыралар. Бу ут, кышны һәм авырлыкларны яндырып, яңа тормышка, язгы эшләргә юл ача. Безнең авылда да бик күңелле узды бәйрәм. Коймаклар белән сыйландык, җырладыкбиедек, кунаклар каршыладык, – диде Ләке авылы мәдәният йорты директоры Римма Антонова.

Табыннар мул, шаян-көлке, уеннар күп булган бәйрәмдә яше дә, карты да бик теләп катнаша. Җырлар, биюләр, чана шуулар, йөгерешләр – болар барысы да кешеләргә күңел күтәренкелеге бүләк итәләр. Бу бәйрәм кешеләрне берләштерә, дуслыкны ныгыта, тормышка яңа өметләр уята.

21 февраль көнне Җәлил поселогында бәйрәмне “Иске гореф-гадәтләргә яңа караш” исеме астында үткәрделәр.

– Бистә халкы төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнашты, түгәрәктә әйләнеп, җырлар җырлады. Поселокның “Апрель” үрнәк бию, “Родники” халык вокаль ансамбльләре, “Карамель” хореографик коллективы, “J-Crew” һәм “Барсы” бию төркемнәре, “Галерка” театр студиясенең креатив чыгышлары язгы бәйрәмгә күтәренке рух өстәделәр. Кыш, Яз, күңелле “скоморох”лар катнашында истә калырлык мизгелләр күп булды. Яз кызы чарада катнашучыларны тәмле коймак белән сыйлады. Соңыннан, гадәттәгечә, карачкы яндырдык, явызлыклар, начарлыклар артта калсын, дип теләдек. һәркемнең күңелендә киләчәккә якты өмет чаткылары кабынгандыр, тынычлык, иминлек теләге булгандыр, – диде мәдәният сарае директоры Лилия Шәймөхәммәтова.

Бәйрәм чорында һәр ачык тәрәзәдән майлы коймакның тәмле исе аңкый. Бу исләрдә ниндидер тылсым һәм киләчәккә ышаныч бар кебек. “Масленица килгәндә, өегезнең ишеген ачыгыз, кунаклар чакырыгыз, коймаклар пешерегез”, – дигәннәр борынгылар. Ә иң мөһиме, йөрәкләрне ачу, бер-беребезгә күңел җылысы бүләк итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев