САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил беренче мәктәбе «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең зона этабында җиңде

28 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узды.

Төбәкара бәйгедә Сарман, Актаныш, Минзәлә, Зәй һәм Мөслим районнарыннан килгән иң актив мәктәп командалары көч сынашты.

Районыбыз исеменнән чыгыш ясаган Җәлил беренче санлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (сыйныф җитәкчесе — Рима Шәяхмәтова) югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтеп, мактаулы 2 нче урынны яулады.

Бәйге кысаларында командалар түбәндәге сынауларны үтте:

 * «Безнең тату сыйныф» — визит карточкасы аша сыйныф тормышы белән таныштыру;

 * Иҗади проектларны яклау — ата-аналар белән мәктәпнең бердәм эшчәнлеген күрсәтү;

 * Күргәзмә — сыйныфның уңышларын һәм эшчәнлеген чагылдырган махсус экспозиция.

Якташларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз! Бу җиңү аларга конкурсның ярымфинал этабында катнашу хокукын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев