Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Алдынгылар Хәрәкәте» Бакыр базына сәяхәт оештырды

«Татарстанда – җәй» республика проекты кысаларында «Алдынгылар Хәрәкәте» Россия яшьләренең «Больше, чем путешествия» программасы белән берлектә поход туризмы культурасын торгызып җибәрү һәм үстерү проектын башлап җибәргәннәр иде.

Аның кысаларында төрле тарихи урыннарга экскурсияләр, походлар оештырыла. Ул истәлекле һәм бәйрәм даталарында үткәрелә.

Походларның беренчесендә Җиңү көне алдыннан «Алдынгылар» Мортамакта тарихи урыннарда булдылар. Ә экологлар көнендә Ләшәү Тамак мәктәбе активистлары поход оештырдылар. Өченчесе бүген Сарманның Бакыр базына булды.

Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм проектның уңышлы дәвам итүен теләде. Ул «Хикмәт – буыннар бәйләнеше» республика бәйгесендә 2 урынны яулаган Илһамия Кутусовага һәм аның оныгына, «Алгарыш-2026» гранты җиңүчеләре Ринат һәм Илсөяр Дәүләтовларга Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Аннан чарада катнашучылар Россия көне уңаеннан пешерелгән бәйрәм пылавы, үләнле тәмле чәй белән сыйландылар. Соңыннан теләгәннәр Бакыр базының эченә кереп, андагы сихрилекне күреп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев