САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар солдатта булган

Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бик матур кичә оештырылды. Залда талгын гына көй агыла. Сәхнә зәвыклы итеп бизәлгән. Бәйрәм табыны уртасындагы кәрҗиндәге «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр ясаган чәчәкләр аңа тагын да ямь өсти. Мәдәният йорты хезмәткәре Рәсимә апа Вәлиуллина котлау сүзләре белән бәйрәмне ачканнан соң, Әфган...

Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бик матур кичә оештырылды.
Залда талгын гына көй агыла. Сәхнә зәвыклы итеп бизәлгән. Бәйрәм табыны уртасындагы кәрҗиндәге «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр ясаган чәчәкләр аңа тагын да ямь өсти. Мәдәният йорты хезмәткәре Рәсимә апа Вәлиуллина котлау сүзләре белән бәйрәмне ачканнан соң, Әфган сугышында батырларча һәлак булган Рамил Әбделманов, ул афәттән исән кайтсалар да, тыныч тормышта гомерләре өзелгән Айрат Сәлахов, Илдус Шәйхетдинов, Грузиядәге бәрелештән исән чыккан, өйгә кайту юлында вертолетта шартлаган Генар Фәрхетдинов, Чечня сугышын узган Илгизәр Ямалиевны, Бөек Ватан сугышы корбаннарын, вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Егетләрнең җитезлеген, елгырлыгын , армия хезмәтенә әзерлекләрен сынау өчен үткәрелгән төрле уеннар «Нөркәем» фольклор ансамбле чыгышлары белән аралашып барды. Безнең һәм әтиләребез, бабаларыбызның фоторәсемнәреннән ясалган күргәзмә аеруча кызыксыну уятты. Соңыннан кинопроектор аша аларны да, шушы бәйрәм тамашасын да карадык. Без - авыл яшьләре әлеге күңелле бәйрәм кичәсен оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев