САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алан урамнарыннан Үлемсез полк үтте

Авыллары кечкенә генә булса да, Алан халкы бик актив.

Бәйрәмнәрне дә бердәм оештыралар алар. Җиңү көнен дә истә калырлык үткәрделәр. Тантанада Петровка авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов, тыл ветераннары катнаштылар. Геройлар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында укучылар батыр солдатларга рәхмәт йөзеннән шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авыл урамнары буйлап Үлемсез полк та атлады. Балалар, батырлыклар күрсәтеп, үз гомерләрен дә аямый көрәшкән бабаларының портретларын зур горурлык белән күтәреп йөрттеләр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев