Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алабугада ике Россия Геройларының бюстлары ачылды

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Россия Геройлары Александр Епанешников һәм Станислав Большаковның бюстларын тантаналы ачу чарасы узды.

Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты нигезендә оештырылган бу вакыйга хакимият вәкилләрен, шәһәр халкын һәм каһарманнарның туганнарын берләштерде. 9 Май истәлекле чаралары Алабуга халкының хезмәт батырлыгына баш ию — Тыл хезмәткәрләре стеласына чәчәкләр салу белән башланып китте.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев үз чыгышында исемнәре шәһәр тарихына алтын хәрефләр белән язылган якташларыбызның каһарманлыгын билгеләп үтте. Александр Епанешников 1993 елда төзек булмаган самолетны Волгоградның торак кварталларыннан читкә алып китеп, үз гомере бәясенә меңләгән кешене коткарып кала. Станислав Большаков исә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшләрен каплап, соңгы сулышына кадәр сугыша һәм батырларча һәлак була.

Александр Епанешниковның кызы Татьяна Пензина әтисенең истәлеген кадерләп саклаганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдерде. Ул һәйкәлнең нәкъ менә Җиңү көнендә ачылуы «Беркем дә онытылмый» дигән сүзләрнең чынбарлык икәнен тагын бер кат раславын әйтте. Станислав Большаковның апасы Елена Галиәхмәтова исә бүгенге яу кырындагы егетләрнең батырлыгын Бөек Ватан сугышы каһарманнары традицияләренең дәвамы дип атады.

Хәзерге вакытта Алабуганың мемориаль комплексында 11 бюст урнашкан. Биредә Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм Россия Геройларының исемнәре мәңгеләштерелгән. Тантана Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды; чарага килүчеләрнең күпчелеге кулларына ветераннарның һәм бүгенге Ватан сакчыларының портретларын тоткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев