Агач утырту-изге гамәл, - ди Илексазда белем алучылар
Мәгариф

Агач утырту-изге гамәл, - ди Илексазда белем алучылар

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар.

 Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе, димиләр. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә «Яшел урам» акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Катнашучыларның һәммәсе өмәдән канәгать калды. 


Нет комментариев