99да да күңеле яшь!
Бүген Югары Чыршылы авылының иң өлкән ханымы — Миңнегулова Әсфия Салих кызына 99 яшь тулды.
Әсфия апаның тормыш юлы авырлыклар белән тулы: ул иртә ятим калган, Ватан сугышы чоры авырлыгын да кичергән. Ләкин алар аны сындырмаган — ул һаман да шат күңелле, кунакчыл һәм тормыш ямен-тәмен белеп яшәүче кеше булып кала. Бүгенге көндә ул балалары, киленнәре, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Әсфия апаны туган көне белән котлап, аңа зур ихтирам вә хөрмәт белдерделәр. Без аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез! Балалары һәм оныкларының мәхәббәтен һәм кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Иншааллаһ, киләсе елда 100 яшьлек юбилеен да шулай ук шатланып, бергә билгеләп үтәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев