6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Җәмгыять

6 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

.

6 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +8..+13˚ градус. 

Үсеш алучы ай, ай балык йолдызлыгында.

Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисү тыела. Кышлыкка утыртып калдырыла торган яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утыртып куярга мөмкин. Бүлмә гөлләренә сыек ашламалар сибәргә кирәк. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/6-oktyabrga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5855379


Нет комментариев