2026 елда май яллары соңгы биш елда иң кыскасы булачак
Җәмгыять

2026 елда май яллары соңгы биш елда иң кыскасы булачак

2026 елда Татарстан халкы май бәйрәмнәрендә барлыгы алты көн генә ял итәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу — соңгы биш ел эчендәге иң түбән күрсәткеч.

Ял көннәре графигы:

 * 1 майдан 3 майга кадәр — Яз һәм Хезмәт бәйрәме (җомга, шимбә һәм якшәмбе).

 * 9 майдан 11 майга кадәр — Җиңү көне уңаеннан яллар. Быел 9 май шимбәгә туры килгәнгә күрә, өстәмә ял көне дүшәмбегә, 11 майга күчерелде.

Шулай ук бәйрәм алды көннәре — 30 апрель һәм 8 майда — эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Исегезгә төшерәбез, май бәйрәмнәренә кадәр үк татарстанлыларны өстәмә яллар көтә. Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн ял итәчәк


Нет комментариев